Питрәчнең Яшьләр үзәге «Без бергә бәхетле» гранты отты
Проектны тормышка ашыру этаплап башкарылачак.
Яшьләр үзәге директоры урынбасары Лилия Зарипова билгеләп үткәнчә, проект гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, кыйммәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан гаилә ялын оештыруга юнәлдерелгән.
Проектның асылы гаилә әгъзаларының барысын да бердәм командага берләштерү, командалар арасында көндәшлек рухы уяту һәм шул рәвешле алар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуда, - дип ассызыклый Лилия Мансуровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа