Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә чакырылыш комиссиясе эшләде

Әлеге чараның төп максаты - Питрәч егетләренең РФ Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерлеген тикшерү,

Чакырылыш комиссиясе район хәрби комиссариаты, хакимият, үзәк хастаханә һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашында эшләде.

Безнең гаиләдә барысы да хезмәт итте – башта бабам, аннары әти. Хәзер миңа Ватан алдындагы бурычымны үтәргә чират җитте. Мин Казан төзелеш көллиятендә соңгы курста укыйм. Армиядән кайткач, сайлаган һөнәрем буенча эшләргә уйлыйм, - дип планнары белән уртаклашты Пановка авылыннан хәрби хезмәткә алынучы Даниил Мяткин.

Ул армиягә физик яктан әзерлекле булуын, чаңгы спорты, җиңел атлетика белән шөгыльләнүен, тартылу нормативын үтәвен  билгеләп үтте.
Питрәчле Рияз Дәүләтшин да быел Казан шәһәре уку йортын - энергетика көллиятен тәмамлый.

Һава десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим. Моның өчен бөтен мәгълүматым бар, спорт белән даими шөгыльләнәм. Милли көрәш буенча соңгы район ярышларында үз үлчәү категориямдә өченче урынны алдым. Көч күнегүләрен һәм уен төрләрен яратам, - дип сөйләде комиссияне узганнан соң булачак солдат.

Шул ук вакытта хәрби комиссариатка хәзер Россия армиясендә хезмәт итүче егетләргә характеристикалар китергәннәр. Алар  Питрәч авылыннан Илназ Баһаветдинов, Илгиз Хөснетдинов, Вячеслав Алексеев, Антон Гринин, Алексей Анисимов, Дмитрий Кудряшов һәм Шихазда авылыннан Рәмзил Йосыпов турында. Взвод командирлары аларның үзләрен уңай яктан күрсәтүләре турында язалар. Алар вазыйфаи бурычларын намус белән башкаралар. Авыр хәлдә югалып калмыйлар, командирларның боерыкларын үтәүгә  җаваплы карыйлар. Хәрби әзерлек предметлары буенча яхшы бәяләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса