Питрәчтә контейнер мәйданчыгы төзү планлаштырыла
Элек контейнерлар бар иде, хәзер алар юкка чыккан.
Район үзәгендә яшәүчеләр күптән инде каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларында ни өчен пэт-шешәләр җыю өчен контейнерлар булмавы белән кызыксынды.
Алар әйтүенчә, элек алар булган, питрәчлеләр калдыкларны аерым җыйган.
Без әлеге сорау белән Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Павел Сиваевка мөрәҗәгать иттек.
Әлеге контейнерлар турында шуны әйтә алам, алар шәхси оешмалар тарафыннан урнаштырылган иде. Бердәнбер көнне алар юкка чыкты. Аларны ни өчен алганнар, моңа җавап бирү кыен. Мөгаен, бу эш белән шөгыльләнү отышсыздыр.
Хәзерге вакытта берничә контейнер мәйданчыгы төзү мәсьәләсе карала, анда каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа