Питрәчтә умартачылык буенча семинар-киңәшмә узды
Доклад белән чыгыш ясаучылар янгын куркынычсызлыгы чаралары, бал кортларын язгы карау, умарталарның сакланышы, аларга хезмәт күрсәтүне яхшырту, бал кортларының агулануын профилактикалау турында сөйләделәр.
Умарталарны 3-4 атнага пестицидлар куллану урыннарыннан 6-7 километрга күчерергә, бал кортларын умарта ояларына изоляцияләргә кирәк. Агулау шиге булган очракта, умартачы тиз арада авыл җирлеге башлыгына язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм ветеринария хезмәте вәкилен чакыртырга тиеш, - дип искә төшерде аквакультура һәм умартачылык буенча белгеч Павел Егоров.
Безнең районда умартачылык белән 223 кеше шөгыльләнә, 4756 умарта бар. Иң күп умарталар Шәле авыл җирлегендә исәпләнә, анда барлыгы 44 кеше 1163 умарта тота. Район умартачылары узган ел 1376 центнер товар балы, тулаем 2296 центнер бал җитештергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа