Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтәге яңа чиркәү Казандагы Изге Рух чиркәве белән охшаш булачак

Кичә Питрәчтә руханилар һәм район башлыгы Илһам Кашапов катнашында чиркәү төзү буенча эшлекле киңәшмә узды.

Питрәчтәге булачак чиркәү Казандагы Туфан Миңнуллин урамында урнашкан Изге Рух чиркәве белән охшаш булачак.

23 метр биеклеккә җитеп, объект үз зурлыгы белән район үзәгенең үзәк урамын бизәячәк. Шушы көннәрдә проектлаучылар белән очрашу булырга тиеш, анда барлык мәсьәләләр дә җентекләп тикшереләчәк», — дип сөйләде район хакимиятенең матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.

Кичә Питрәчтә руханилар һәм район башлыгы Илһам Кашапов катнашында чиркәү төзү буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашу киңәйтелгән форматта узды, анда районның энергия белән тәэмин итүче барлык оешмалары да катнашты. Алар хәбәр иткәнчә, канализация һәм суүткәргечләр участок аша уза, шуңа күрә газ белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак. Хәзер электр белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү мәсьәләсе карала. 

Бу проблемалы мәсьәлә, - дип билгеләп үтте Мифтахова. - Әгәр аны тиз арада хәл итеп булса, чиркәү төзелеше якын арада башланачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса