Питрәчтән Кирилл Спичков “Тәртип” радиосы оештырган бәйгедә махсус бүләккә ия булды
Ул бәйгегә керәшен җыры тәкъдим итте.
«Татмедиа» конференц-залында “Тәртип” радиосы оештырган “Үз илемдә - үз көем” бәйгесенең җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Әлеге бәйгенең максаты - халкыбызның онытыла барган җырларын табу. Шарт буенча бәйгедә катнашу өчен музыка уен коралына кушылып яки акапелла җырларга кирәк иде. Барлыгы 100 видео кабул итеп алынган.
Питрәчтән Кирилл Спичков керәшен җыры башкарып махсус бүләккә ия булды һәм сертификат белән бүләкләнде. Кирилл бабасы белән бергә керәшен халкының “Суда балык” җырын яздырып җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа