Подъездлар янында белдерү тактасы ясап буламы
Питрәчлеләрнең берсе редакция аша идарәче компаниягә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
- Питрәчнең Перчков урамындагы күп фатирлы йортларда капиталь ремонт ясарга өлгермәдек, ә инде реклама бирүчеләр, коммуналь хезмәтләр үзләренең белдерүләрен ишек һәм стеналарга ябыштыра башладылар. Подъездлар янында башка йортлардагы кебек белдерү тактасы ясап булмыймы әллә? Бу чисталыкны һәм матурлыкны сакларга мөмкинлек бирер иде, - дип сорый питрәчле.
Аны шулай ук бу белдерү кәгазьләренең өслекләрне пычратып кына калмавы, ә кубып төшеп ишегалдына таралуы, чүп-чар булдыруы борчый.
Редакция йорт идарәче компаниясе җитәкчесе Юрий Свиридов белән элемтәгә керде.
– Бу безнең ялгышлык. Якын көннәрдә объектлар буенча узачакбыз һәм хокук бозуны теркәячәкбез. Хәзерге вакытта белдерү тактасын урнаштыру мәсьәләсен хәл итәбез, – дип аңлатты Юрий Сергеевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа