Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин 16 яшькә кадәр баласы булган ялгыз ата-аналарны эштән җибәрүне тыючы закон имзалады

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин 16 яшьтән кечерәк балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарны эштән җибәрүне тыя торган законны имзалады.

Искәртеп узабыз, элегрәк РФ законнары буенча эш бирүчеләрнең 14 яшькә кадәрге балалары булган хезмәткәрләрне эштән җибәрү хокукы юк иде. Ягьни яңа закон әлеге яшь чиген 2 елга арттыра дигән сүз.

Кабул ителгән карарны балаларның, кагыйдә буларак, нәкъ менә 16 яшьтә төп гомуми белем алуы белән аңлаталар. Шуңа бәйле рәвештә, ялгыз ата-аналар балалары әлеге яшькә җиткәнче дәүләт тарафыннан өстәмә яклауга мохтаҗ.

Закон басылып чыкканнан соң 10 көн үткәч үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса