Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Беренче урып-җыю атнасы нәтиҗәләре буенча алдынгы комбайнчыларны район башлыгы Илһам Кашапов кырга барып бүләкләде һәм аларга акчалата сертификатлар тапшырды, барысына да нык сәламәтлек, уракны уңышлы тәмамлауларын теләде.

Җирдә эшләү – иң авыр хезмәтләрнең берсе. Әмма рухи һәм физик яктан көчле  ир-егетләрне ул куркытмый. Алар эшләрен бик яхшы башкара.

Евгений Федотов үзенең уңышын тырышлык, үз бурычына һәм үзенә ышанып тапшырылган техникага җитди мөнәсәбәте белән аңлата.

– Быел мин яңа «Полесье» комбайнына утырдым, моңа кадәр шундый ук маркалы комбайннарда эшләдем, ә эшне СК-5 «Нива»да башладым. Заманча техникада эшләү күпкә рәхәтрәк, барлык шартлар да бар, комбайн куәтле. Үз эшеңне бөтен күңелеңне биреп башкарсаң, призлы урыннар турында  уйламасаң, уңыш үзеннән-үзе килә, –  дип билгеләп үтте игенче.

Ришат Илмәмәтовның комбайнчы буларак хезмәт стажы  зур. Үзенең остазы дип алдынгы комбайнчыларның берсе Фәрдус Миндубаевны саный, аның ярдәмчесе булган һәм аннан тәҗрибә туплаган. Хәзер унынчы сезон үзе «Акрос-530»да комбайнчы булып эшли.

– Мин бу комбайнга ияләштем инде, барлык шартлар да бар, кондиционер. Әгәр ниндидер проблемалар килеп чыкса, хезмәт күрсәтүче персонал ярдәм итә, бу инженер, слесарь, эретеп ябыштыручылар һәм башкалар, дип санап үтте ул. – Район башлыгы кулыннан акчалата сертификат һәм ярышларда җиңүче флагы алу бик күңелле. Бу эшкә стимул бирә, тагы да тырышыбрак эшлисең, бу бит минем беренче бүләгем, – дип билгеләп үтте Ришат Илмәмәтов.


Илһам Миңнеханович белән аралашып алганнан соң игенчеләр яңадан комбайннары  штурвалына утырып,  яңа җиңүләргә таба юл алдылар.

 

Беренче төркем комбайннар арасында (двигательләрнең куәте 210 ат көченә кадәр) “Атнаның иң яхшы комбайнчысы” “Агрострой”дан Александр Мухин булды. Ул “Акрос-Нова-300” комбайнында 125 тонна 75 центнер ашлык суктырган. Икенче төркем комбайннар  арасында (300 ат көченә кадәр) “Шәле-Агро”дан Ришат Илмәмәтов җиңде,  “Акрос-350” комбайнында  479 тонна 20 центнер ашлык суктырган. Өченче төркем комбайннар арасында (300дән артык ат көче) беренче урында – “АгроЛакК”дан Евгений Федотов. “Полесье-КЗС-121829”  комбайнында ул 523 тонна 6 центнер ашлык суктырган. Нәтиҗәләр атна саен башка маркалы комбайннарда эшләүчеләр арасында да ясалачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса