Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда балалар өчен палаткалы лагерь эшләячәк

Ул “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагеры территориясендә зур полигонда урнашачак

Палаткалы лагерьда смена 1 июльдә башлана. Барлыгы алар өчәү булачак: хәрбипатриотик, спорт һәм иҗат.

– Лагерь сменасы 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 100 балага исәпләнгән. Бездә хәзерге вакытта ике төрле палатка бар: хәрби һәм туристик. Алар алтыдан 30га кадәр кешене сыйдыра. Территория торак, санитаркөнкүреш һәм спорт зоналарына бүленәчәк, – дип сөйләде палатка сменалары башлыгы Алена Буздалова.

Балалар белән төрле педагоглар шөгыльләнәчәк, алар арасында кул көрәше һәм катнаш көрәш сәнгате буенча тренер Никита Һадиев, 20 еллык стажлы укытучы, татар театры җитәкчесе Елена Галәветдинова, спорт туризмы буенча тренер, ТИН укытучысы Артур Газизов, тренер Николай Иванычев, активист Саимә Шаһиәхмәтова. Сменаларның берсендә кроссфит һәм заманча кылыч көрәше буенча тренер Александр Буздаловны көтәләр, ул хәзер махсус хәрби операция зонасында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса