Районда мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча штаб эшли
Киңәшмәне район башлыгы Илһам Кашапов алып барды.
Район хәрби комиссариатында штабның беренче утырышы узды.
Сүз мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, бүгенге көндә барлыкка килә торган төрле мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү турында барды.
Хәрби хезмәткәрләрегә волонтерлык ярдәме турында да сөйләделәр. Районда «Все для фронта - Пестрецы» берләшмәсе эшли, Казанга беренче медикаментлар җибәрелгән инде. Очрашуда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә белгечләр тарафыннан психологик ярдәм күрсәтеләчәге турында да әйтелде.
Штабның мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән эшләве һәм хәрбиләрнең үзләренә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк
Мобилизациянең беренче дулкыны кысаларында 162 питрәчле чакырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа