Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Илһам Кашапов энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле Питрәч районы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән котлыйм!

Бүген икътисадның үсешен, оешмаларның һәм предприятиеләрнең тотрыклы эшчәнлеген, халыкның иминлеген, тормыш уңайлыкларын тәэмин итүне уттан һәм җылылыктан башка күз алдына китерүе кыен. Сезнең тырыш хезмәтегез  нәтиҗәсендә тормыш өчен мөһим һәм  кирәкле уңайлыклар тудырыла. Энергетика тармагының икътисад өчен әһәмиятен бәяләп бетергесез. Көн саен сез сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итәсез, йортларыбызда цивилизация һәм уңайлылык тудырасыз.
Социаль инфраструктураны камилләштерү, иминлегебез, районның икътисади потенциалын тормышка ашыру, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту сезнең хәбәрдар, җаваплы булуыгызга, инициативагызга бәйле.
Хөрмәтле энергетиклар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге, авыр хезмәтегездә уңышлар, һөнәри казанышлар, гаилә иминлеге һәм бәхет телим! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса