Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район оешмалары эшләми торган көннәрендә ничек эшли?

Исегезгә төшерәбез, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр Россиядә эшләми торган дип игълан ителде.

?? Район балалар бакчаларында кизү төркемнәре эшли. Мәктәпләрдә, санитар таләпләрне исәпкә алып, төрле тематик чаралар үткәрелә. 9-11 нче сыйныф укучылары ОГЭга һәм БДИга әзерләнә.

? Мәдәният учреждениеләре, шул исәптән китапханәләр онлайн режимда эшли. Онлайн акцияләр һәм чаралар оештырыла. Барлык мәгълүмат Инстаграмда @kultura_pitrech аккаунтында.

? Социаль яклау бүлеге 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә 8.00дән 17.00гә кадәр гадәти режимда эшли

? Пенсия фондының клиентлар хезмәте элеккеге режимда, 1,2,3 ноябрьдә гадәти режимда алдан язылу буенча эшләячәкләр. Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык төр хезмәтләре дә гражданның шәхси кабинеты аша күрсәтелә. Пенсия фондына үзегезгә килергә кирәк булган очракта, гражданинның шәхси кабинеты аша яисә контакт-үзәкнең 8-800-6-000-000 номеры буенча алдан язылып килергә мөмкин. Шунысын искәртү зарур, барлык түләүләр китерү оешмаларына бернинди тоткарлыксыз һәм үзгәрешләрсез күчерелә. Ноябрь бәйрәмнәрендә пенсияләрен почта бүлекчәләре аша алучыларга пенсияләре ял көненнән алда килгән эш көнендә китерелә. Кредит учрежденияләре һәм китерү хезмәтләренең түләү графигында үзгәрешләр юк.

Питрәч авылындагы күп функцияле үзәк 4, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында QR-кодлы сертификат алу өчен кирәкле хезмәт күрсәтү буенча гына эшли.
Башка хезмәтләр буенча кабул итү бу көннәрдә башкарылмый. 1, 3 һәм 5 ноябрь - 8:00-17:00, 2 ноябрь - 08:00-19:00.

? Федераль салым хезмәте сайтында һәм мобиль кушымтада 68 интерактив сервис бар. Аның аша сез салым түли, шулай ук теләсә нинди мөрәҗәгать җибәрә һәм аның үтәлешен күзәтә аласыз. Моннан тыш, консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт үзәгендә 8-800-222-22-22 телефон номеры аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса