Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Бердәм Россия” көне үтәчәк

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе партиянең җирле бүлекчәсе белән берлектә 21 июньдә безнең районда "Бердәм Россия" көне үткәрә.

"Бердәм Россия" көне кысаларында берничә чара планлаштырылган: сәгать 9дан 13 сәгатькә кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиника хастаханәсе белгечләре район үзәк хастаханәсендә халык белән консультатив кабул итү үткәрә (УЗИ аппараты белән маммолог, эндокринолог, кардиолог, травматолог, реабилитолог). Шул ук вакытта хастаханәгә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләренә (балалар неврологы, ЛОР) консультациягә килергә була.

14 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Балалар иҗат йортының актлар залында белгечләр питрәчлеләргә гражданнарга яки юридик затларга муниципаль милектәге җир участокларын арендага бирү һәм милеккә бирү мәсьәләләре буенча мәгълүмати консультация бирә һәм юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Бу көнне 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр район хакимиятенең кече залында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре халык белән "Экологик иминлекне һәм халык тормышы сыйфатын яхшырту" темасына очрашу үтәчәк.

Безнең районда "Бердәм Россия" көненә 16 сәгатьтә район мәдәният йортында йомгак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса