Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда йортлар исемлеген тикшерәчәкләр

Питрәч районында, бөтен республикадагы кебек үк, 2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү өчен йорт адреслары исемлеген актуальләштерү башланды.

Халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрү планы нигезендә, август аенда махсус укулар узган теркәүчеләр авыл җирлекләре территорияләренә чыга башладылар. Алар йорт адреслары язылган исемлекне актуальләштерәләр. Теркәүче – исәпкә алучы түгел, шулай да аның вәкаләтләрен раслаучы махсус таныклыгы бар, анда аның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелгән. Ул халыктан сораштыру үткәрми, әмма йортта яшәүчеләр саны белән кызыксынырга, фатирлар санын ачыкларга, йорт милекчесенең идарәче компаниясе яки оешмасы исемен сорарга мөмкин. Теркәүче, җирлектә барлык йортлар, корылмалар һәм торак урыннарының схематик планда күрсәтелгәнме-юкмы икәнлеген карап, картографик материалга һәм алдан төзелгән адреслар исемлегенә кирәкле төгәллекләр кертә. Ул шулай ук йортларда аншлаглар – номер билгеләре һәм урам исемнәре язылган табличкалар булуын тикшерергә тиеш. Аларның булмавы исәпкә алучыга кирәкле адресны эзләүне катлауландырырга мөмкин. Исемлекләрне актульләштерү барышында алынган мәгълүмат 2020 елда халык санын исәпкә алу планын эшләү өчен нигез булып тора.
Йорт адреслары исемлеге районның барлык авыл җирлекләрендә актуальләштерелә.


Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның төп максаты - ил халкының демографик һәм социаль-икътисади характеристикаларын комплекста бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгълүмат алу. Халык санын исәпкә алу нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар илкүләм проектларны һәм дәүләт социаль программаларын, шул исәптән, илнең демографик үсешен эшләүнең нигезенә салыначак. Моннан тыш, бу мәгълүматлар халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңларга һәм, демографик факторларны исәпкә алып, социаль һәм икътисади сәясәтнең төп юнәлешләренә төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса