Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия мәктәпләрендә балаларның мәгълүмати иминлеге дәресләре кертелә

Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Россия Хөкүмәте Балаларның мәгълүмати иминлеге һәм цифрлы грамоталылыгының яңа, вакыты чикләнмәгән концепциясен раслады. Ул, аерым алганда, мәктәпләрдә бу темага багышланган махсус дәресләр кертүне, шулай ук ата-аналар һәм педагоглар белән дәресләр үткәрүне күздә тота.

Концепциянең төп максаты – балаларны заманча цифрлы мохиттә мәгълүмати куркынычлардан саклау. Документ дәүләт һәм ата-аналар берләшмәсенең максатчан эшчәнлеген берләштерә, алар укучыларны интернетта үз-үзләрен (куркынычсыз) тотарган өйрәтүгә, аларның цифрлы грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

«Мәсәлән, мондый дәресләрдә балаларга мошенникларны ничек танырга һәм таныш булмаган кешеләр баланың шәхси мәгълүматларын ачыклый башлаганда яки аның гаиләсе турында сораганда ничек дөрес эш итәргә кирәклеген аңлатачак», – диелә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Даими рәвештә ата-аналар, укытучылар, китапханәчеләр – балаларны тәрбияләү һәм укыту белән бәйле барлык белгечләр өчен «агарту чаралары» үткәреләчәк. Аерым алганда, бу дәресләрдә балаларны «аларның сәламәтлегенә, әхлакый һәм рухи үсешенә зыян китерә ала торган» мәгълүматтан саклау чаралары турында сөйләячәкләр.

Төбәкләр балаларның цифрлы иминлеге темасына региональ чараларны формалаштырганда документ нигезләмәләрен исәпкә алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса