Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә, банкта счет ачмый торып, күчерелгән акча күләмен 100 мең сум белән чикләячәкләр

Әлеге чара илдән капиталның чиктә китүен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Закон проекты эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе Росфинмониторинг әзерләгән һәм банкта счет ачмый торып, гражданнар күчергән максималь акча күләмен 100 мең сум белән чикли торган төзәтмәләрне хуплады.

Проект Үзәк банк, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор), Финанс, Эчке эшләр, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыклары тарафыннан килештерелгән. Финанс миниситрлыгында билгеләп үтүләренчә, әлеге чара илдән капиталның чиктә китүен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Росфинмониторинг 115нче федераль законга төзәтмәләр кертә – алар банк счеты ачмыйча һәм 100 мең сум күләмендә гадиләштерелгән идентификация узып акча күчерүдә максималь лимит билгели. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, биредә бер тапкыр башкарылган операция лимиты хакында сүз бара.

«Әгәр физик затка 100 мең сумнан күбрәк суммада бер тапкыр түләү башкарырга кирәк икән, тулы идентификация үтү таләп ителә. – дип искәртте әңгәмәдәш. - Бу очракта электрон түләү чарасы 600 мең сум күләмендә бер тапкыр башкарылган операция лимиты белән персонификацияләнгән булачак».

Әлеге яңалык операцияләрнең ачыклыгын арттырачак һәм законсыз финанс операцияләре, банк системасындагы мошенниклык, террорчылык һәм экстремизмны финанслауга каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса