Россиядә гомер озынлыгы арткан
Җәмгыять

Россиядә гомер озынлыгы арткан

Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте

Россиядә 2021 ел ахырыннан гомер озынлыгы 1,8 елга арткан.

–  Без бу сан ел азагына бераз күбрәк булыр дип фаразлыйбыз, –  дип билгеләп үтте Мурашко.

Мурашко сүзләренчә, Россия үлүчеләр санын киметү буенча тотрыклы траекториягә чыкты, күрсәткечләр 2019 ел белән чагыштырганда түбәнрәк.