Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә кредит каникулының вакыты чикләнмәгән булачак

Ярдәм чарасы гражданнарга һәм эшмәкәрлек белән бәйле булмаган кредитларга гына кагылачак.

Дәүләт Думасы кредит каникулын рәсмиләштерү мөмкинлегенең вакыты чикләнмәү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте

Закон проектында әйтелгәнчә, кереме 30 процентка кимегән кешеләргә банкта куллану кредиты өчен түләүне туктатып торуны яки киметүне таләп итү мөмкинлеге бирәчәк. Керемне узган елның уртача айлык керем белән чагыштырачаклар.

Мондый ташламадан файдаланырга мөмкинлек бирә торган кредит суммасын Хөкүмәт билгеләячәк. Якынча ул 1,6 миллион сумлык автокредит, башка төрле куллану кредиты өчен 450 мең, кредит өчен 150 мең сум булырга мөмкин. Документта язылганча, ташламалы чорда банк белән килешү буенча азрак түләргә яки бөтенләй түләмәскә мөмкинлек бирелүе ихтимал.

Хәзер закон проекты беренче укылышны узды һәм икенче укылышка әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса