Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә ОСАГО буенча эшләрнең уртача бәясе яңартылачак

Яңа белешмәлекләр 19 декабрьдән үз көченә керергә тиеш.

Запас частьләрнең уртача бәясе һәм ОСАГО буенча эшләрнең норма-сәгатенә кагылышлы яңа проект Россия автоиминиятчеләр берлеге сайтында иҗтимагый фикер алышуга тәкъдим ителгән. Яңа белешмәлекләр 19 декабрьдән үз көченә керергә тиеш. Әлеге датага кадәр аларның җәмәгатьчелек белән килештерелүе, шулай ук Үзәк банк тарафыннан раслануы шарт. Бу хакта «Российская газета» яза.

Россия автоиминиятчеләр берлеге президенты Евгений Уфимцев хәбәр иткәнчә, бүген кулланышта булган белешмәлекләр 2023 елның 19 сентябрендә гамәлгә кергән. Аларда запас частьләрнең уртача бәясе 19 июньнән бирле кулланылган версиядәге бәяләр белән чагыштырганда 1,4 процентка арткан. Әмма белешмәлекләрдәге бәяләр 2022 елның 19 сентябрендә үз көченә кергән белешмәлекләр версиясе белән чагыштырганда бер ел эчендә 9,3 процентка кимегән.

«Быел төрле автоҗитештерүчеләрнең запас частьләренә бәяләр әле һаман да бер-берсеннән аерыла, әмма запас частьләргә бәяләрнең тотрыклы төс алуы (ул 2022 ел ахырында башланды) тулаем алганда ОСАГО тарифына уңай йогынты ясый.

ОСАГО буенча уртача түләүләр планлы рәвештә арта. Әйтик, сентябрь аенда ул, 100 мең сумга (99,4 мең сум) диярлек җитеп, быел яңа рекорд куйды. Мондый динамика ОСАГО тарифларына басым ясый, әмма без полисларның уртача бәясе бераз төшүен күзәтәбез. 2023 елның гыйнвары белән чагыштырганда ул сентябрь аенда 0,9 процентка яки 123 сумга кимеде», - диде Евгений Уфимцев.

Белешмәлекләрне халык катнашында тикшерү 2023 елның 23 ноябрендә төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса