Россиядә видеоуеннар җитештерү һәм сату кагыйдәләрен катгыйландырырга җыеналар
Документ 2024 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш.
Россиядә видеоуеннар уйлап табучыларны контентны яшь категорияләре буенча маркировкаларга һәм эчтәлегендә тарату өчен тыелган мәгълүмат булган видеоуеннар җитештерү һәм сатуны тыярга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.
Билгеләп үтелгәнчә, әлеге закон проектын Икътисад министрлыгы Россиянең Сәламәтлек саклау, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыклары, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр федераль хезмәте (Роскомнадзор) белән берлектә әзерли. Аның нигезендә, контентка эксперт оешмалары күзәтчелек итәчәк, аларны сайлап алу критерийларын Роскомнадзор әзерли.
Авторлар эчтәлегендә «законны боза торган контент» булган уеннар дистрибуциясен тыярга тәкъдим итә.
Базарда катнашучылар регуляторларның таләпләрен үтәүдән баш тарткан очракта уеннар дистрибуциясенең чит ил мәйданчыклары «томаланыр» дип курка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа