Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиялеләргә тере чыршыларны 20 декабрьләрдә сатып алырга киңәш иттеләр

Әлеге киңәшне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә бирделәр

Тере чыршыны декабрьнең 20 ләреннән соң сатып алырга кирәк, чөнки алданрак алынган чыршы Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы коелачак.

«Чыршыны декабрьнең егерменче числоларында алу яхшы. Алдан сатып алынган чыршы Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы ук, күпкә алданрак коелачак», — дип ассызыкладылар ведомствода.

Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә агачның тышкы кыяфәте турында берничә киңәш бирелгән. Чыршының кәүсәсе ярыкларсыз шома һәм шактый юан, ботаклары сыгылмалы һәм энәләре куе зөбәрҗәт төсендә булырга тиеш.

Сатып алыр алдыннан шулай ук берничә ылысны алып, кулда ышкып карарга кирәк — алардан үзенчәлекле чыршы исе таралырга тиеш. Сатып алу өчен бер башлы чыршыны сайлау яхшырак, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Болардан тыш, өйгә алып кайткан агачка җылыга яраклашырга вакыт бирергә кирәк. Чыршыны ике-өч сәгатькә салкынча урынга (мәсәлән, балконга) куярга, аннары гына урнаштырырга һәм бизәргә кирәк.

18 декабрьдән Татарстанда «Чыршы» ведомствоара операциясе узачак. 2022 елда аның барышында ылыслы агачларны законсыз кисүнең биш очрагы теркәлгән, дип билгеләп үтә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса