Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Росстат Россиядә 146 миллионнан артык кеше яшәве турында хәбәр итте

Росстат мәгълүматлары буенча

2023 елның 1 гыйнварына Россиядә 146 424 729 кеше яши. Аларның күпчелеге (109 634 815 кеше) шәһәрләрдә яши, ә авыл җирлекләрендә – 36 789 914.

Росстат мәгълүматлары буенча, Үзәк федераль округта 40 миллионнан артык кеше яши, шуларның 13 миллионнан артыгы - Мәскәүдә, 8,5 миллионнан артыгы –  Мәскәү өлкәсендә. Төньяк-Көнбатыш федераль округында 13,6 миллионнан артык кеше яши, шуларның 5,6 миллионы Санкт-Петербургта. «Российская газета» шул турыда яза.

Илдә халык саны миллионнан артык булган барлыгы 16 шәһәр исәпләнә. Болар – Волгоград, Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов-на-Дону, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе, ә 2022 елдан Краснодар, Красноярск, Пермь һәм Воронеж шәһәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса