Шәле авылында балалар мөселман Сабантуе узачак
Җәмгыять

Шәле авылында балалар мөселман Сабантуе узачак

Бәйрәмгә барлык теләүчеләрне чакыралар.

3 июньдә 10 сәгатьтә Шәле авылы мәйданында балалар мөселман Сабантуе узачак.

Программада: конкурслар, милли уеннар, мастер-класслар, спорт ярышлары. Шулай ук сәүдә мәйданчыклары һәм балалар аттракционнары эшләячәк. Төп конкурс велокросс булачак. 

Малайларга түбәтәй, кызларга яулык киеп килү зарур.