Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкын тиюдән дәваланганда еш җибәрелә торган хаталар

Табиб-терапевт Александр Лаврищев фикеренчә, сулыш юлларындагы авырулар салкын тидерүгә бәйле булмаска да мөмкин.

Белгеч фикеренчә, сулыш юлларындагы авырулар, туңып, салкын тидерүгә бәйле булмаска да мөмкин. Лаврищев сүзләренә караганда, башлыча алар вируслы яки бактериаль инфекциягә бәйле.

Табиб грипптан һәм коронавирустан прививка ясатуны чирләрне кисәтүнең нәтиҗәле ысулы буларак атап үткән. Прививкалар иммунитетны йомшартмый, ә менә чир йоктыру куркынычын киметә, дигән ул.

Лаврищев шулай ук ОРВИга каршы универсаль препаратларның булмаганлыгын искәрткән. Аның фикеренчә, грипптан һәм коронавирустан дәвалаучы дарулар башка вирусларны җиңә алмый. Шуңа күрә нинди дару эчәргә икәнен табиб кына билгеләргә тиеш.

Белгеч табибка күренмичә генә яки чирне кисәтү өчен антибиотиклар кулланмаска кирәклеген дә әйткән. Ул шулай ук тән температурасы 38 градустан артмаса да, үзеңне начар хис иткәндә, температураны төшерергә киңәш иткән.

Лаврищев аңлатып узганча, тагын бер ялгыш фикер – ул да булса йөкле хатын-кызларга һәм бала имезүче аналарга салкын тиюдән дарулар кулланырга ярамау. Хәзерге вакытта мондый хатын-кызлар өчен ОРВИдан бик күп дарулар бар, дип басым ясап әйткән ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса