Гражданнарны кабул итүдә салым инспекциясе хезмәткәрләре сезнең квитанциягезне бастыра алачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 15 һәм 22 декабрьдә, район хакимият бинасында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 6 нчы районара инспекциясе гражданнарны кабул итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьгә кадәр россиялеләргә милек салымнары түләргә кирәк иде. Бу җире, күчемсез милке, транспорт чарасы булганнарга кагыла. 2 декабрьдән үк үз вакытында түләмәгән өчен пенялар исәпләнә. Моннан тыш, бурычлыларны төрле күңелсезлекләр дә көтә ала: суд тикшерүе, илдән чыгуны тыю, хезмәт хакыннан бурычны алып калу.