Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе карары белән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, хәбәр итү системасын планлы тикшерү 7 октябрьдән 9 октябрьгә күчерелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 10:40 сәгатьтә сиреналарны - республика, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә кабызу планлаштырыла. Моннан тыш, 10:43 сәгатьтә хәбәрне трансляцияләү өчен теле- һәм радиоканаллар җәлеп ителәчәк.
Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, кая да булса хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикада хәбәр итү системасының 1980 елларда ук булдырылуы, аннан соң яңа торак кварталлары төзелүе