Татарстан флагын урнаштыру мәктәпләр һәм спорт объектлары өчен мәҗбүри булачак
Җәмгыять

Татарстан флагын урнаштыру мәктәпләр һәм спорт объектлары өчен мәҗбүри булачак

Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстан Дәүләт флагын дәүләт һәм муниципаль милектәге спорт объектларында, шулай ук милек формасына карамастан мәгариф оешмалары биналарында урнаштыру мәҗбүри булачак. «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» республика законына тиешле үзгәрешләр кертелде.

Флагны шулай ук яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә даими урнаштырачаклар, йә аларның территорияләрендә урнаштырачаклар.

Моннан тыш, республика флагын мәгариф оешмалары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре үткәргән массакүләм чаралар вакытында күтәрәчәкләр яки урнаштырачаклар. Бу таләп шулай ук рәсми физкультура чараларына һәм спорт ярышларына да кагыла.