Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов вазыйфасыннан китте

Бу хакта Татарстан Хөкүмәтендәге чыганагыннан билгеле булды.

Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте. Ул Татарстан Президенты ярдәмчесе булды һәм Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеген җитәкләячәк. 

Тимур Сөләйманов министр вазифасына 2021 елның сентябрендә билгеләнгән иде. Ул бу вазифада Дамир Фәттаховны алмаштырды, 2018 елда Яшьләр эшләре министрлыгы барлыкка килгәч, министрның беренче урынбасары булып эшләде. Моңа кадәр ул төрле яшьләр хәрәкәтләрен җитәкләде: «Татарстан Студентлар лигасы» президенты һәм «Сәләт» директоры булды.

«Беренчеләр хәрәкәте» («Движение первых») Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте быел Россия Президенты Владимир Путин карары белән оештырылды. Ул бөтен ил яшьләрен берләштерәчәк.

Төбәк бүлеге җитәкчесе алдында зур бурычлар тора. Аның бу вазифага билгеләнүе турындагы имеш-мимешләр узган елның декабреннән үк йөри иде. Бүген аны Татарстан Хөкүмәте йортында рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр.

Яңа Татарстан яшьләр эшләре министрының исеме әлегә билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса