Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мәктәпләрендә туклану бәясе артачак

Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Татарстан Министрлар Кабинеты башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру өчен норматив чыгымнарны, шулай ук 2025 елга кадәр кайнар ризык бәясен раслады. 

Шулай итеп, 2023 елда башлангыч мәктәпнең бер укучысына кайнар ризыкның уртача бәясе 58,94 сум, 2024 елда – 61,30 сум, ә 2025 елда 63,75 сумга кадәр артачак. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучыларына бушлай кайнар ризык ашатуга норматив чыгымнар 2023 елда 58,94 сум тәшкил итәчәк, 2024 елда – 61,30 сум, 2025 елда – 63,75 сум, диелә документта. Ул 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Туклану бәясе ел саен артачак, шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары өчен бушлай булып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса