Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү ирекле булачак
Җәмгыять

Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү ирекле булачак

Бу хакта ТР Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 октябрьдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Бу көнне Г.Тукай әдәби музеена, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеена, В.Ленинның музей йортына, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынский музеена, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына һәм башкаларга керү ирекле булачак.

Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен билет сатып алырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.