Татарстанда атна ахырына кадәр салкын һәм яңгырлы һава торышы булачак
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Татарстанда температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы урнашты. Атна ахырына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республика халкын салкын һәм яңгырлар көтә.
Бүген, 7 сентябрьдә, шәһәрдә шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча 7-8 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә +2 дән +8 градуска кадәр көтелә. Көндез һава +14 градус тәшкил итәчәк. Температура нормадан 6-7 градус түбән булачак.
9 һәм 10 сентябрьдә көннәрендә дә республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа