Татарстанда бер атна эчендә помидор бәясе 16 сумга, кыяр 20 сумга арткан
Җәмгыять

Татарстанда бер атна эчендә помидор бәясе 16 сумга, кыяр 20 сумга арткан

Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән бүлеште.

Татарстанда бер атна эчендә – 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр яшелчәләр бәясе шактый арткан. Әйтик, помидор һәм кыяр 16 һәм 20 сумга кыйммәтләнеп, килограммы 197,42 һәм 174,56 сумга җиткән.

Моннан тыш, чөгендернең килограммы – 5,55 процентка (39,58 сумга кадәр), кәбестә – 4,93 процентка (36,27 сум), башлы суган 4,45 процентка (42,56 сум) арткан. 2 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, бәрәңге - 42,15 сум (моннан алдагы атна күрсәткеченнән 4,18 процентка артык), алма – 117,23 сум (4,63 процент), банан 159,48 сум (1,02 процент) торган.

Йомырка – 1,58 процентка (хәзер аның дистәсе 96,08 сум тора), сыр – 1,72 процентка (килограммы 726,1 сумга кадәр), эремчек – 2,21 процентка (килограммы 425,45 сум), 2,5-3,2 процент майлылыктагы стерилизацияләнгән сөт 1,06 процентка (литры 96,73 сум) кыйммәтләнгән. Ит продукциясеннән барыннан да элек тавык итенең (бот итеннән тыш) бәясе үзгәргән – ул 1,82 процентка артып, 190,15 сумга җиткән.

Шул ук вакытта, кишер – 1,2 процентка (килограммы 30,77 сумга кадәр), югары сортлы бодай оныннан әзерләнгән макарон эшләнмәләре, дөге, арзанлы кара чәй, печенье, балалар өчен чыгарылган җиләк-җимеш һәм ит консервалары, дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш) 1 процентка арзанайган.