Татарстанда «борщ җыелмасы»на бәя арткан
Татарстанстат шундый мәгълүматлар китерә.
Татарстанда 22-29 майда «борщ җыелмасы»на кергән азык-төлеккә бәя арткан.
Күрсәтелгән чорда бигрәк тә кәбестә кыйммәтләнгән – аның бер килограммы 48 сумнан 54,5 сумга җиткән. Бәрәңгенең килосы – 29, чөгендер – 38, кишер 49 сумга кадәр арткан. Җыелмага кергән бары тик бер яшелчәнең – башлы суганның гына бәясе төшкән, хәзер аның килосы 67 сум (бер атна элек 71 сум иде) тора.
Шул ук вакытта, бер атна эчендә ярма һәм башка җиләк-җимеш, яшелчәләрнең дә бәясе төшкән. Әйтик, дөгенең килограммы – 92, тары – 42,5, карабодай 61 сумга кадәр арзанайган.
Помидор бәясе - 159дан 141, кыяр – 111дән 105, банан 125тән 121 сумга кадәр төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа