Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда дизель ягулыгы бер атна эчендә тагын кыйммәтләнгән

Татарстанстатның 24-31 октябрьдәге статистикасында шул хакта әйтелә.

Татарстанда инде икенче атна рәттән дизель ягулыгының бәясе арта. Шул ук вакытта, төрле маркадагы бензин бәясе, нигездә, үзгәрешсез калган. 

Әйтик, шушы вакыт эчендә дизель ягулыгы 0,25 процентка, ягъни 13 тиенгә артып, литры 52,94 сумга җиткән. Бер атна элек ул 0,03 процентка, ягъни 1 тиенгә кыйммәтләнгән иде.

Статистикадан күренгәнчә, республикада бензин бәясе инде өченче атна рәттән үзгәрми. АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензинның литры 45,94 һәм 60,76 сум тора. Шул ук вакытта, республикада АИ-95 маркалы бензинның литры, белгечләр исәпләвенчә, 0,03 процентка арзанайган. Хәзер ул 49,39 сум тора.

Алдарак Татарстанстат узган атнада азык-төлек товарларының бәяләр статистикасын китергән иде. Аннан күренгәнчә, 24-31 октябрьдә Татарстанда банан, помидор һәм тавык йомыркасы кыйммәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса