Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яшь әниләрнең бизнесларын үстерүгә 100 мең сум алу мөмкинлеге бар

Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Татарстанда 11-15 сентябрьдә «Әни-эшмәкәр» проекты узачак, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар үз проектларын гамәлгә ашыруга 100 мең сум акча алачак. Программа «Минем бизнес» төбәк үзәге базасында уза.

Проект балалы хатын-кызларга үз эшен ачарга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Катнашучылар үз эшләрен ачу өчен комплекслы белем алачак. Һәр төбәктә иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 100 мең сум бирелә. Уку бушлай, эшлекле мохиткә чумып, бизнес-планнар төзеп һәм менторлык ярдәме белән биш көнлек тренинг-интенсив форматында уза.

Укуның йомгаклау этабында катнашучы бизнес-проектлар конкурсы үткәрелә. Эксперт жюри аларның икътисади яктан урынлы булуын, үзенчәлеген һәм социаль әһәмиятен бәяли. Җиңүче 100 мең сум күләмендә грант ала.

Проектта катнашу өчен хәзердән мамапредприниматель.рф. сайтында теркәлергә мөмкин.

Татарстан Икътисад министрлыгында агымдагы елда «Әни-эшмәкәр» программасында катнашу мөмкинлеге булган хатын-кыз категорияләре турында сөйләделәр.

- балигъ булмаган балалары булган яисә декрет ялындагы хатын-кызлар, шул исәптән уллыкка алучы хатын-кызлар, опекун хатын-кызлар, попечитель хатын-кызлар яисә тәрбиягә алган аналар;

- быел башка төбәкләрдә «Әни-эшмәкәр» программасында катнашмаган хатын-кызлар;

-хатын-кызлар, бер генә категориягә эләксәләр дә: физик зат, үзмәшгуль буларак салым түләүче, шәхси эшмәкәрләр, мондый эшчәнлек алып баруның финанс нәтиҗәсенә бәйсез рәвештә ҖЧҖ һәм АҖнең устав капиталында өлеше булучылар;

-«Әни-эшмәкәр» программасында катнашу көненә 1 елдан да ким булмаган эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы хатын-кызлар.

Проект «Минем бизнес» үзәкләре базасында 63 төбәктә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. «Әни-эшмәкәр» проекты, шулай ук Татарстанда бизнес ачу һәм үстерү мөмкинлекләре турында «Мой бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша белергә була: 7(843)524-90-90.

Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса