Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта башлана
Җәмгыять

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта башлана

Бу турыда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтте.

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта ачыла. Алар даими рәвештә шимбә көннәрендә узачак.

"Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү өчен, фермерларга үз продукцияләрен кулланучыга турыдан-туры сату мөмкинлеген бирергә кирәк. Узган ел ярминкәләрдә 2,1 миллиард сумлык продукция сатылды", - диде Җаббаров.