Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда күчемсез милекне теркәү вакыты ике эш көненә кадәр кыскарды

Татарстанның Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ел башындагы һәм август ахырындагы күрсәткечләрне чагыштырып, әнә шундый мәгълүматлар китерә.

Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәүнең уртача вакыты ике эш көненә кадәр кыскарды.  Шул ук вакытта электрон рәвештә бирелгән гаризалар уртача бер көндә эшкәртелә.

Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милекне бердәм исәпкә алу һәм теркәү процедурасы буенча вакыт шактый кыскарды. Кадастр исәбе ике тапкыр – дүрттән ике эш көненә кадәр кимеде. Шулай ук бердәм процедураны үткәрүнең уртача вакыты сизелерлек кимеде: күчемсез милекне кадастр исәбенә куярга һәм бер үк вакытта аңа хокукларны өч эш көне эчендә теркәргә була.

Элегрәк бердәм процедура буенча күчемсез милекне рәсмиләштерүгә бу ел башында уртача 7 көн, ел уртасында 6 көн китә иде.

Закон нигезендә, күчемсез милекне рәсмиләштерү вакыты 7-9 эш көненнән дә артмаска тиеш. Бердәм процедура 12 көннән артмый. Бүгенге көндә татарстанлылар күчемсез милекне ике көн эчендә рәсмиләштерә алалар, дип ассызыклады Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. 

Бу, нигездә, базарның профессиональ катнашучылары (төзүчеләр, кредит оешмалары, нотариуслар һәм дәүләт органнары) белән берлектә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерүгә аерым игътибар бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды», – дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса