Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турында карарлар гамәлдән чыкты

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Татарстан Республикасының запастагы гражданнарны мобилизацияләү буенча чакырылыш комиссиясе 16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы муниципалитетлар карарларын гамәлдән чыгарды. 

Гамәлдән чыгару әлеге гражданнарның гаризасы һәм бала туу турында таныклыгын күрсәтү нигезендә рәсмиләштерелә. Карар 21 октябрьдә Республиканың оператив штабы утырышы вакытында кабул ителде», – дип ачыклык кертте Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса