Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда помидор, чөгендер һәм банан кыйммәтләнгән, дөге һәм суган бәясе төшкән

Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Узган атнада, 31 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, Татарстанда «борщ җыелмасы»на керә торган яшелчәләрнең бәясе арткан.

Бигрәк тә помидор (килограммы 7,43 процентка, 97,48 сумга кадәр) һәм чөгендер (4,46 процентка, 25,99 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Яңа өзелгән кыяр, кәбестә һәм бәрәңге бәясе үзгәрмәгән диярлек, ә суган (килосы 23,5 сумга кадәр) белән кишер (24,86 сумга кадәр) 1,41 процентка арзанайган. 

Банан кыйммәтләнүен дәвам итә, аның килосы 2,43 процентка артып, 85,32 сум булган.

Шулай ук 7 ноябрьгә яшь балалар өчен ризыклар бәясе кыйммәтләнгән – яшелчә ризыклары 2,28 процентка (килосы 628,48 сумга кадәр), җиләк-җимеш ризыклары 1,98 процентка (килосы 475, 46 сумга кадәр). Шулай ук туңдырылган балык һәм кара чәй бәясе дә арткан.

Узган атнада дөгенең килосы 1,75 процентка (90,93 сумга кадәр), бодай оны 1,57 процентка (43,69 сумга кадәр),  пешерелгән колбаса 1,06 процентка (392,43 сумга кадәр) төшкән. Ит бәясендә дә бераз үзгәреш бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса