Татарстанда Россия Президентын сайлаулар башланды
Алар 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасында исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар башланды.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясендә 2821 сайлау участогы бар, республика халкы шунда килеп, ил Президентына теге яки бу кандидат өчен тавыш бирә ала.
Сайлау участогыгызның кайда урнашканын (теркәлү урыны буенча) «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша белергә мөмкин. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, «Сайлаулар» бүлегенә басырга кирәк. Шул ук мәгълүматны татарстанлылар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында таба ала. Участокларның эш режимы 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа