Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар урманчыларга махсус мобиль кушымта аша хәбәр җибәрә ала

«Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгының диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга, һәлакәт урыны координатларын да юлларга була.

Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала.

Әлеге кушымта ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгының диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга, хәл булган яки үзең басып торган урын фотосын беркетеп, һәлакәт урыны координатлары белән хәбәр дә җибәреп ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Моннан тыш, кушымтада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесохрана» ФБУ яңалыклары, белешмә документлар бар. Картада төбәк диспетчерлык хезмәтләре, урманнарны авиация ярдәмендә саклау региональ учреждениеләре һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары билгеләнгән.

Әлеге кушымта бушлай. Аны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга мөмкин, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса