Аның сүзләренчә, бистәдә яшәүчеләр мондый үтенеч белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән инде
Питрәч районы Көектә «Минем документлар» офисы ачарга кирәк. Мондый тәкъдим белән Казандагы ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан КФҮ башлыгы Ленара Мозаффарова чыгыш ясады.
"Бистә халкы ел саен арта бара, бүген анда 52 мең кеше яши. Ул Россия стандартлары буенча авыл торак пунктларында беренче урында тора. Шул ук вакытта, кирәкле документларны рәсмиләштереп, анда яшәүчеләргә күп функцияле үзәккә Казанга яки Питрәчкә барырга туры килә. Аларның күбесенең мондый мөмкинлекләре юк», - диде ул.
Узган елның җәендә ТР Юстиция министрлыгы ярдәме белән Көек бистәсендә һәм «Царево Вилладж» торак комплексында автобуста күчмә кабул итү оештырылды. КФҮнең Казан офислары хезмәткәрләре атнага бер тапкыр мобиль офиста җирле халыкны кабул итте. Яшәү урыны буенча теркәү, балалар бакчасына чиратка кую, шулай ук балаларга СНИЛСлар рәсмиләштерү һәм ярдәм чаралары алу буенча әниләр өчен аеруча зур ихтыяҗ булган.