Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Додосова: «Студент тормышы, ул һәркемнең үзенеке, онытылмаслык, кабатланмаслык тормышы»

Питрәчнең “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире студент булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты

Татьяна Додосова:

– Минем өчен студент тормышы нәрсәне аңлатуын, мин аны уку йортын тәмамлап берничә елдан соң гына төшендем. Бу – һәрвакыт хәрәкәттә булу, тормышның иң якты һәм кызыклы чоры, яңа танышлар, бик күп яңалыклар. Педагоглар составы бик көчле иде, алар безгә бик күп белемнәр бирде. Мин татар дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Минем сессияләр бернинди кыенлыкларсыз, җиңел уза иде. Яхшы укыдым, имтиханнарда билгене һәрвакыт диярлек автомат куялар иде. Уку минем өчен шатлык кына иде. Миңа укыганда һәрчак уңыш елмайды. Ничектер бервакыт сессиянең икенче көнендә үк көтмәгәндә безгә расписаниегә имтихан куйдылар, әлбәттә, бөтен төркемебез белән аңа әзер түгел идек. Кыска гына вакыт эчендә без билетларның бер өлешен генә өйрәнеп өлгердек, ә имтиханда миңа нәкъ менә мин яхшы белгән билет эләкте. Студент тормышы, ул һәркемнең үзенеке, онытылмаслык, кабатланмаслык тормышы. Хәзерге яшьләргә күңелле парлар, яхшы укытучылар, уңышлы укулар, яхшы билгеләр, студент елларының кадерен белүләрен телим. Ничек кенә тырышсаң да ул вакытны кире кайтарып булмаячак. 25 гыйнварда әти-әниләре Татьяна исеме кушкан кешеләрнең бәйрәме дә бит әле. Барлык туганнарым, якыннарым, хезмәттәшләрем миңа бу көнне изге теләкләрен җиткерә. Әлбәттә, бу бик күңелле, бигрәк тә, бәйрәм көнне. Минем танышларым арасында да Татьяна исемле кызлар, хатын-кызлар күп, мин дә аларны котларга тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса