«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков редакция коллективын район газетасының юбилее белән котлады
Җәмгыять

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков редакция коллективын район газетасының юбилее белән котлады

Кадерле хезмәттәшләр!

"Редакция коллективын һәм тугыз дистә ел дәвамында “Вперед” газетасын чыгаруда катнашкан ветераннарны юбилей белән котлыйм. Күпләр өчен журналистика дөньясы белән танышу район газетасыннан башлана. Мин Шәле авылында туып-үстем, шуңа күрә беренче тапкыр нәкъ менә шушы басманы кулыма алдым. Соңрак аның битләрендә минем беренче язмаларым басылып чыкты, шуның ярдәмендә мин журналистика факультетына укырга керә алдым. Газетаның лаеклы үткәне бар. Бу коллективта Казан университетының журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов үзенең хезмәт юлын башлаган, соңрак ул берничә буын журналистлар өчен остаз булды. Үз вакытында сез беренчеләрдән булып компьютерда версткалауга күчтегез, хәзер мультимедиа журналистикасы өлкәсендә лидерлар булып торасыз.
Киләчәктә дә без дус команда булып барлык заманча таләпләргә җавап бирүче мәгълүмати контент булдырырбыз, дип өметләнәм.
Сезне чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, яңа идеяләр һәм проектлар, гаилә иминлеге һәм күңел тынычлыгы телим! Һәм, әлбәттә инде, һәрвакыт алга!".