Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тимер атлар җигүле: техника чәчүгә әзер

Бүген аграрийлар кырга чыгар вакыт җиткәнен көтә. Язгы кыр эшләре сезоны килеп җитте, чәчү эшләре башланырга санаулы вакыт калып бара. Бу көннәрдә бөтен республика буенча техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә. Махсус комиссия безнең районның берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Кунаклар техника, тагылма агрегатлар, чәчү комплекслары әзерлегенә, чәчүлек орлык сыйфатына гына түгел, ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хезмәтен саклау һәм хезмәтләренә түләүгә дә зур игътибар бирде.

- Бүгенге көндә барлык агрегатлар ремонтланган, без кырга чыгарга әзер, - диде “Рацин-Шәле” ҖЧҖ директоры Айдар Гаянов. – Предприятиедә барлыгы егерме биш трактор исәпләнә, чәчүлек мәйданнар – ун мең гектарга якын. Ике мең гектар мәйданда көзен сабан культуралары - бодай, арыш һәм күпьеллык үләннәр чәчтек. Тиздән аларны ашлама белән өстәмә тукландырачакбыз.
Әлегә яз тоткарлана, бар да кар астында. Әмма без күңелне төшермибез, бу җиргә файдага гына булачак. Көзен туфракта дым аз иде, карның күп булуы, аның акрын эрүе туфрактагы дымны тулыландырырга ярдәм генә итә. Сезон яхшы һәм уңай булыр дип уйлыйм. Без барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителгән. Хәзер барысы да һава шартларына һәм аграрийларның нәтиҗәле хезмәтенә генә бәйле, ә мин аларга ышанам. Алар барысы да - киң профильле белгечләр. Аларның күпьеллык хезмәт тәҗрибәләре һәм эшләренә тугры булулары аркасында, без яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез, - диде ул үз кулы астында эшләүчеләр турында.


- Безнең кырларда яшьләр дә бик күп эшли, - дип өстәде стажлы механизатор Рәйдәш Гыйләҗев. – Хәзер яшьләр авыл хезмәтеннән курка диючеләр бер дә хаклы түгел. Аңлы, чыдам, түземлеләрнең үз эшләрен тырышып, намус белән башкаруларын күреп торам. Әлбәттә, без аларга әйтеп, өйрәтеп җибәрәбез, үз тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, ярдәм итәбез. Аларга карап авыл хуҗалыгының яшәячәген, алга таба үсәчәген аңлыйсың, әлбәттә, бу куандыра гына. Без сезонны күтәренке кәеф белән каршылыйбыз, әлегә команда көтәбез, бер атнадан безне инде беркем дә тотып кала алмаячак, - диде елмаеп Рәйдәш Гыйләҗев. – Нигездә, арпа, бодай чәчәчәкбез. Мин 10 ел инде “Нью Холланд” Америка тракторында эшлим. Күптән түгел трактор двигателенә капиталь ремонт ясадык. Бу трактор берьюлы дүрт операция башкара: тырмалый да, катоклый да, чәчә дә, культивацияли дә. Әлбәттә, кырда техника белән, хәтта иң ышанычлысы белән дә, көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бу очракта безгә инженер хезмәте ярдәмгә килә, ул эшен оператив һәм көйле башкара.
- Безнең тикшерүнең гомуми нәтиҗәсенә килсәк, тулаем бәя канәгатьләндерерлек, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров. – Районда 63 мең гектардан артыграк мәйданда язгы кыр эшләре башкарасы бар. Шул исәптән 11 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән, аларга яхшы тәрбия генә кирәк булачак. Чәчү кампаниясенә 259 трактор җәлеп итү планлаштырылган. Районда барлыгы 10 зур хуҗалык һәм төрле зурлыктагы 93 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.


Тикшерү нәтиҗәләре буенча иң күп баллны акбарслылар җыйды – мөмкин булган 40 баллдан 39 балл. Икенче урында – “Рацин-Шәле” ҖЧҖ – 37 балл. Өченче урында – “АгроЛак” ҖЧҖ – 37 балл.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса