ТР прокуроры урынбасары Питрәч районында гражданнарны кабул итәчәк
Җәмгыять

ТР прокуроры урынбасары Питрәч районында гражданнарны кабул итәчәк

Алдан язылу кирәк

Сишәмбе, 26 сентябрьдә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Александр Чеховская Питрәч районы Көек авылында гражданнарны кабул итәчәк.

Чара Олимпийская урамы, 11 адресы буенча җирле полиция бүлеге бинасында узачак. Сәгать 10да башлана.

Алдан язылу өчен телефон: 8 (84367) 3-26-01 (район прокуратурасы).