Шәле авылыннан тыл ветеранына 90 яшь тулды
Юбилярны район хакимияте вәкилләре котлады.
Рәхмәтулла Габдулла улы 1930 елның 15 августында Питрәч районы Шәле авылында туа. Бүгенге көнгә кадәр шунда яши.
Рәхмәтулла абый яшьтән үк колхозда такта ярдыручы булып эшләгән. Такта белән эшләү күнекмәләрен әле дә онытмаган. Ул һәрвакыт авылдашларына ярдәмгә килергә әзер. Ә шәлелеләр исә аңа рәхмәт белдерәләр һәм хөрмәт белән карыйлар.
Рәхмәтулла абый һәм аның тормыш иптәше Рәбыйга апа 60 елдан артык бергә гомер итәләр, алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
Рәхмәтулла Мәннаповны район хакимияте вәкилләре котлады. Алар аңа район башлыгы Илһам Кашаповтан истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа