Туган йорт һәм якыннарым янәшәсендә
Без сезгә авылда яшәүче һәм эшләүче яшьләр, аларның тормыш-көнкүреше, киләчәккә хыяллары турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Питрәч яшьләрен, әлбәттә, шәһәрнең якын булуы һәм аның мөмкинлекләре җәлеп итә. Әмма туган җиренең хезмәт традицияләрен дәвам итүчеләр, Питрәчтә эшләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә районда аз түгел. Безнең киләчәк нәкъ менә аларның җаваплылыгына һәм максатчанлыгына бәйле.
“Эшем - минем язмышым”
Светлана Егорова, 25 яшь
- Фабрикада мин инде 5 елга якын эшлим. Фасовкалау цехында сменада өлкән хезмәткәр вазыйфасын башкарам. Мин заявкалар кабул итәм, аларның үтәлешен күзәтеп барам. Шулай ук нәрсә, ничек һәм кайда эшләргә кирәклеген дә әйтәм. Мин үзем Питрәчтә тудым һәм яшим. Эшкә бару, өйгә кайту бик уңайлы. Бу яктан бернинди проблема юк. Әти-әнием дә фабрикада эшли. Әни - инкубаторда оператор, ә әти - машина йөртүче. Минем сеңлем бар, аңа 14 яшь кенә, ул әле укый.
Күп кенә яшьтәшләрем кебек үк, мин дә институт тәмамладым, кече бизнес белән идарә итү менеджерына укыдым. Әмма һөнәрем буенча китмәдем, фабрикада эшләргә карар кылдым. Бу минем өчен авыр карар булмады. Мәктәптә укыганда, җәй көне шунда эшләп ала идем. Мәктәптән соң, мин техникумны тәмамладым һәм Казанда эшләп карарга булдым. Әмма минем өчен шәһәргә барып йөрү бик уңайлы булмады. Иртәнге 5тә торырга, иртәнге 6да өйдән чыгарга һәм кич белән соң кайтырга кирәк иде. Шуңа күрә күпмедер вакыттан соң, мин бирегә, фабрикага эшкә урнаштым, өйгә якынрак буласым килде. Үз дипломымны тапшырдым һәм кооператив институтына читтән торып укырга кердем. Вакытны бушка сарыф итмәс өчен эшкә урнашырга, акча эшләргә булдым. Башта гади эшче булып урнаштым, ә аннары бер елдан сменаның өлкән хезмәткәре итеп куйдылар, - диде Светлана.
Света Егорова үз эшендә бик җаваплы һәм әлеге фабрикада һәр кешенең зур әһәмияткә ия булуын аңлый.
- Минем эшем, нигездә, заявкалар өстендә эшләүдән гыйбарәт. Монда эш-гамәлләрнең бөтен тәртибен үтәү бик мөһим. Зур азык-төлек челтәрләре безгә билгеле бер күләмдә ит алуга заявкалар җибәрә, һәм без аларны төгәл үтәргә тиеш.
Светлана шулай ук хәзерге вакытта аның өчен эш беренче урында булуын, әмма, теләсә кайсы яшь кыз кебек үк, ул да үз тиңен очратырга теләвен әйтте.
- Эштән буш вакытта мин, гадәттә, ял итәм яки дусларым белән аралашам. Өстәвенә, хәзер Питрәчтә яңа кинотеатр бар, һәм без рәхәтләнеп кино карарга йөрибез, - дип уртаклашты ул.
“Иң мөһиме – тырышлык”
Булат Рәҗәпов, 22 яшь
Казан автотранспорт техникумында автомеханик белгечлеге буенча һөнәри белем алган. “Ак Барс” ПВК ҖЧҖдә 8 ай йөк төяүче булып эшли.
- Киләчәктә мин механик булып эшләргә телим. Безнең коллектив дус-тату, җитәкчелек белән дә мөнәсәбәтләр яхшы – бу мине барыннан да күбрәк сөендерә. Татар Тау Иле авылында яшим, эшкә автобуста барам. Киләчәктә югары белем алырга планлаштырам. Нинди белгечлек буенча укыячагымны әле хәл итмәдем.
Йөк төяүче эше өчен югары квалификация кирәк түгел, шуңа да карамастан, ул җаваплылык таләп итә һәм аның үз кыенлыклары бар. Булат үз эшенең гади түгеллеген, әмма барысын да башкара алганын билгеләп үтте. Аның өчен эштә уңышка ирешүнең үз серләре бар:
- Иң мөһиме – тырышырга һәм үзеңне күрсәтергә кирәк. Эштән курыкмасаң, ялкауланмасаң кайда да уңышка ирешеп була дип уйлыйм, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа