Тыныч тормышта да хәрби эш зур әһәмияткә ия
Хәрби комиссариат эшен безнең күбебез, беренче чиратта, повесткалар, медкомиссияләр,
һәм, әлбәттә инде, армиягә озатулар белән генә бәйләп карарга күнеккән. Әмма бу алай түгел. Монда кеше һәм халык-хуҗалыгы ресурсларын исәпкә алу, хәрби-патриотик тәрбия белән шөгыльләнәләр, мобилизациягә әзерлекне тәэмин итәләр, контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итәләр, хәрби пенсионерлар һәм ветераннар оешмалары белән эшлиләр. Быел безнең илдә хәрби комиссариатлар юбилейларын билгеләп үтә - 8 апрельдә Россиядә беренче хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел була.
Питрәч районы хәрби комиссариаты илебез өчен иң катлаулы чорда - 1940 елның октябрендә оеша. Ул вакытта, сугыш елларында, кечкенә генә коллективка бик күп эш башкарырга туры килә - барлык булган ресурсларның исәбен алып бару, сборлар үткәрү, мәктәпләрдә хәрби әзерлек алып бару, призывниклар белемсезлеген юкка чыгару, гомуми мәҗбүри уку курслары аша хәрби белгечләр әзерләү. Ир-атлар укчылар, автоматчылар, миначы, танк истребительләре һәм минометчылар булган. Хатын-кызлар - пешекче, телефонист, радист, артиллерияче-зенитчы, шофер, снайпер. Сугыш елларында Питрәч районыннан җиде меңгә якын кешене Бөек Ватан сугышы фронтларына җибәрәләр. Шуларның дүрт меңнән артыгы һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан питрәчлеләрнең һәрберсе диярлек бүләккә лаек булды һәм якташлары өчен геройга әйләнде.
Хәзерге вакытта районда илебез сакчыларына лаеклы алмаш үсә. Бу яшьтән төрле хәрби-патриотик хәрәкәтләрдә, акцияләрдә, уеннарда катнашучы мәктәп укучылары, һәм, әлбәттә инде, безнең призывниклар, солдатлар. Ел саен район хәрби комиссариаты адресына Питрәч егетләре турында яхшы бәяләмәләр генә килә. Менә шушы көннәрдә районның Самарадагы шефлыктагы хәрби частеннан шундый хат килде. Командование хәрби частькә узган елның көзендә килгән Руслан Гыймаев, Илдар Габделхаков, Юрий Пляшкин һәм Илсур Юнысовларның хәрби белгечлекләрне өйрәнүләре, үзләренә билгеләнгән йөкләмәләрне һәм сынауларны яхшы башкарулары, хәрби часть тормышында актив катнашулары турында хәбәр итә. Алар хәрби комиссариат өчен дә, бөтен район өчен дә зур горурлык.
Чынлыкта, хәрби комиссариат бүген күпчелек халыкның тормышында катнаша. Бу хәрби, отставкадагылар яки отставкага чыгачаклар гына түгел, ә барлык армиядә хезмәт итәргә тиешле, шул исәптән медицина хезмәткәрләре, һәм берничә башка һөнәр вәкилләре. Һәр оешмада диярлек штатларында хәрби хезмәт иткән, хәрби хезмәттә булырга тиешле хезмәткәрләр бар.
- Кешенең көндәлек тормышында күп нәрсә хәрби комиссариат эше белән бәйле. Көндәлек тормыштан бәйрәмнәргә кадәр. Моннан тыш, һәртөрле гадәттән тыш хәлләрдә без аларны җиңеп чыгу өчен көчләрне мобилизациялибез, чөнки без резервлар, төрле юнәлештәге белгечләр исәбен алып барабыз, - диде район хәрби комиссары Владимир Гузич. - Хәрби комиссариат эшенә районда да, республикада да зур игътибар бирелә. Ягъни коллективта һәр хезмәткәргә күп эш йөкләнгән. Шуңа да бәйрәм алдыннан хезмәттәшләремә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм, аларга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телим.
Район хәрби комиссариаты хезмәткәрләренә башка эшләр дә йөкләнгән. Бу Ватанны саклаган вакытта һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү, фронтларда хәбәрсез югалганнарны эзләү, аларның язмышларын ачыклау, питрәчлеләрнең сугышчан хәрәкәтләрдә катнашуы турындагы дәлилләр эзләү, төрле катастрофаларны ликвидацияләү, димәк бу - архивларны һәм документларны өйрәнү.
Питрәчлеләр әлеге барлык вазыйфаларны лаеклы үти. Узган ел хәрби учет оештыру буенча смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча безнең район республикада иң яхшы дип танылды, һәм районның конкурсның бөтенроссия этабында тәкъдим итү хокукына иреште, анда да аларның хезмәте лаеклы бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа